АЮ и. 1. 1) Имезүчеләр семьялыгыннан, буй озынлыгы 1,5 3 метрга, авырлыгы 60 1000 килограммга кадәр җитә торган, куе йонлы, авыр гәүдәле, кыска юан аяклы имезүче ерткыч хайван. Аюлар кышкы йокыга җыенды. Р.Кәрами. Күпмедер баргач, каршыма әсәрләнгән, чыраеннан иман нуры качкан аю килеп чыкмасынмы! Р.Низамиев. – Аюмы? – диде ул минем соравыма каршы. – Аю урманда патша инде ул. А.Хәсәнов

2) күч. сөйл. Бик олпат гәүдәле, озын буйлы, таза, нык бәдәнле кеше

2. с. мәгъ. 1) Әлеге хайван тиресеннән тегелгән. – Менә, дустым, сиңа аю бүрек! – диде [Чернозубов] һәм бүрекне дустының башына чәпәп тә куйды. Ә.Маликов

2) күч. сөйл. Зур гәүдәле, таза (кеше турында). – Уйлап карасаң, түзәрлек түгел: аю-аю ике улы сугышка бармады, заводта калды. А.Шамов

Аю аяк Бик тупас аяклы, аюга охшатып, лап-лоп, алпан-тилпән басып йөрүче кеше. Аю баш Миңгерәү, аңгыра, берни дә аңламый торган кеше. Аю башы да чыдамас Бик саксыз, әйберне бер дә саклап тота белми торган кешегә карата әйтелә. Аю беләк Бик калын, бик таза, аю кебек көчле беләкле кешегә карата әйтелә. Аю биетәләрме әллә? Кешеләр бик гаҗәпләнеп, әсәрләнеп карап торганда әйтелә. [Наҗия Гобәевна:] Нигә шушылай ыржаеша бу класс, комсорг? Кайда аю биетәләр? – диде. В.Нуруллин. Аю егарлык (егет) Бик зур, таза гәүдәле, таза беләкле, аю кебек көчле яшь кеше. Аю кул 1) Бик тупас, көчле, авырттырып тота (суга) торган кешегә карата әйтелә; 2) Юылмаган, шапшак, аюныкына охшаш йонлач кул. Аю күрдеңме әллә? к. аю биетәләрме әллә? Аю мае сөртү 1) Сорамыйча, урлап алып китү; 2) Куркыныч, хәтәр нәрсәне әйләндерү, кузгату. Аюныкын – бүрегә Нинди дә булса урындагы кешенең, яисә физик яктан бик көчле кешенең гаебен гадирәк, көчсезрәк кеше өстенә аудару. Аю талаган кебек Өс-башы бик тузган, сәләмәләнгән, йолкыш кыяфәтле кешегә карата әйтелә. Аю хезмәте күрсәтү 1) Белмичә, яхшылык эшлим, дип, урынсыз ярдәм күрсәтеп, күңелсезлек китереп чыгару, зыян салу. Алар иптәшләренә «аю хезмәте» күрсәтергә теләмиләр. А.Әхмәт; 2) Гомумән зыян салу. Кем дә кем үзенең ял көнен домино яки преферанс уйнап үткәрсә, яисә көн буе тынчу бүлмәдә телевизор карап утырса, ул үзенең йөрәгенә һәм миенә аю хезмәте күрсәтә. Ф.Углов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә