АЭРОЧАНА и. Кар һәм боз өстеннән һава винты ярдәмендә хәрәкәтләнә торган, эчке янулы двигатель ярдәмендә эшли торган пропеллерлы чана. Язучылар берлеге рәисе көн саен килеп тормый, чәй янына Рафаэльне дә китертик әле, дип, улы Марсельне, аэрочана белән, өч чакрымдагы Түбән Шөнгә җибәрде. Ф.Галимуллин. «Амфибия» маркалы аэрочаналар кар өстеннән сәгатенә 100 км тизлек белән хәрәкәт итә алалар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә