АЭРОПОРТ и. лат. Пассажирларны, һәртөрле йөкләрне, почта һ.б.ш. авиация чаралары ярдәмендә даими күчерү белән шөгыльләнә торган аэровокзал, аэродром һ.б.ш. транспорт предприятиесе; һава порты. Пароходта ике тәүлек әлсерәгәнче, сәгать ярымда барып җитәм, дип, аэропортка юл тотты. З.Моталлапов. Ирек бүген иртән аңа аэропорт киоскысыннан бик матур медальон алды. Ф.Садриев. Давыл чыгу сәбәпле, аларга Атланта аэропортына вакытында төшәргә рөхсәт итмиләр. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә