АЭРОДРОМ и. фр. Очкычлар һәм башка очу аппаратларының очып китүе, очып төшүе, шулай ук аларны сыйдыру һәм ремонтлау өчен дә махсус җиһазландырылган, һава киңлеген дә үз эченә алган җир мәйданы. Әнә читтәрәк хәрби аэродромга самолётлар, вертолётлар кунаклаган. Н.Хәсәнов. Гөлсем апа, аэродромнан кайтышлый Нариман урамында булган вакыйга исенә төшеп, мөмкин кадәр Марат әнисе кебегрәк киенеп йөрде. Г.Гобәй. Аэродромның тирәсен тимер рәшәткә белән әйләндереп алганнар. А.Алиш |