АЭРОВОКЗАЛ и. гр.-ингл. Һава транспорты пассажирларына хезмәт күрсәтү, транспортларның хәрәкәте белән идарә итү өчен махсус билгеләнгән корылма, бина; аэропорт вокзалы. [Самолёт] Берничә мәртәбә җиңелчә генә сикереп куйгач, менә бит мин, күктә генә түгел, сезнең җирегездә дә бик яхшы йөри беләм, дип һавалангандай, канатларын туп-туры тотып, аэровокзалга таба элдертте. Ф.Шәфигуллин. Аэровокзал янына килеп туктаган авиалайнердан җиргә пассажирлар коела башлады. М.Юныс |