АШЫРУ ф. 1) Арттыру, уздыру. Шул ук вакытта ул Вахитов заводында эш нормасын 100 дән ашырып үтәүче ударник эшче иде. М.Җәлил

2) шигъ. Күтәрү. Берәүләргә кирәк почёт, орден, фамилиясен күккә ашыру. Ш.Маннур

3) Юнәлеш килеш формасындагы «эш», «тормыш» кебек исемнәр белән янәшә килгәндә: нәрсәне дә булса башкару, үтәү; барлыкка китерү. Ике көн үткәч, чебешләр һәм бәпкәләр бары да чыгып беткәч, Җамал әби күптәнге уен эшкә ашырды. А.Алиш. Колхоз басуы уртача бирә торганнан ике өлеш артык – һәр гектардан йөз пот уңыш алуны үзләренең карарларына язып куйдылар һәм, шуны тормышка ашыру буенча, җиң сызганып эшкә керештеләр. Г.Гобәй

Ашыра бару Акрынлап, бер-бер артлы ашыру. Үткән һәрбер минут мине күтәрә, куәтемне, урынымны югары ашыра бара иде. Г.Ибраһимов. Без, әкрен-әкрен, үзебез корган планнарны тормышка ашыра бардык. И.Гыйләҗев. Ә идеяне, практика белән сыный-сыный, бик саклык белән генә чынга ашыра бару тиешле. Х.Камалов

Ашыра башлау Ашырырга керешү. --- коточкыч рәхимсезлек белән, кырым татарларын тарихи ватаннарыннан сөрүе татар халкын юкка чыгару, аннан тарихи үч алу сәясәтен тормышка ашыра башлавы иде. Г.Галиева

Ашыра килү к. ашырып килү. Мин җиңелергә күнекмәгән. Әлеге көнгә чаклы уйлаганнарымны тормышка ашыра килдем. Т.Миңнуллин. «Тормышымда телгә алырлык вакыйгалар булмады» дип яза торганы, үзенең авыр һәм җаваплы эше белән партиянең бөек идеяләрен көн саен тормышка ашыра килеп, илдәге зур вакыйгаларны үз кулы белән тудыручы иң гади совет һәм партия эшчесе иде. Г.Бәширов. Институтта укыган чагында кая барырга, нәрсәләр күрергә дип хыялланган булсам, әкрен-әкрен, һәммәсен дә чынга ашыра киләм. М.Вәли-Барҗылы

Ашырып бетерү Уйланылганның, тиешнең барысын да ашыру

Ашырып килү Акрынлап, барысын да ашыру; бер-бер артлы даими ашыру. Аның [КамАЗ заводы] җитәкчелеге, совет бюрократиясенең иң югары казанышларын үзләштереп, үзен бик эре, тәкәббер тота, әмма кесәсенә файдалы һәр ниятен гамәлгә ашырып килә. Т.Галиуллин

Ашырып тору 1) Даими, әледән-әле, берсе артыннан икенчесен ашыру

2) Әле, хәзерге вакытта ашыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә