АШЫНУ ф. диал. Үзсенеп узыну, кыланып, артык үзсүзләнү

Ашына бару Торган саен ныграк ашыну

Ашына бирү Тагы да ашыну; ашынуын дәвам итү

Ашынып бетү Бик нык, тәмам ашыну

Ашынып китү Кинәт ашына башлау; кирәкмәгәндә ашыну. Җиткер фәрман баш нәчәлник Раббыңа: Бөекмен, дип, бик ашынып китмәсен, Кайнар чүлгә салкын бозын түкмәсен! Р.Идиятуллин

Ашынып тору 1) Бертуктаусыз ашыну

2) Әле, хәзерге вакытта ашыну



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә