АШЫКТЫРУ ф. 1. 1) Нәрсәне дә булса тизрәк башкарырга мәҗбүр итү. Миләүшәнең эшкә Казанда калуын хәл итәр өчен, никахлашуны ашыктырырга кирәк. Б.Камалов

2) Кая да булса тизрәк кузгалырга, китәргә, барырга, тизрәк хәрәкәтләнергә әйдәү. – Кызурак, кызурак! – дип ашыктырды ул тракторчыны. А.Вергазов. Саклап баручы гаскәриләр исә һаман ашыктыралар. Ф.Сафин

2. ашыктырып рәв. мәгъ. Вакыты җитмичә, алдан. Захаров аларны, ашыктырып, әрәмәлек авызына алып чыгып китте. А.Шамов

Ашыктыра бару Торган саен ныграк ашыктыру

Ашыктыра башлау Ашыктырырга тотыну. Якында гына милиция сыбызгыларын ишеткәч, күңелле компания тагын болгана, берсен-берсе ашыктыра башлады. З.Фәтхетдинов. Малай, бабасы кулыннан ычкынып, уйнаклый-уйнаклый, алга йөгерде, аннары, кире килеп, ашыктыра ук башлады. Р.Хафизова

Ашыктыра бирү Ашыктыруны дәвам итү. Яңгыр сибәләп үтте. Ул озакка сузылмады, шулай да әти безне ашыктыра бирде: «Әнә тегеннән яңасы килә, күк күкри, ишетәсезме? Анысы килеп коендырганчы, кайтып калыйк». Г.Сәгыйров

Ашыктыра төшү Бераз ашыктыру. Менә кояш, менә икмәк, киленнең беләге сыдырылып беткән иде. Шуннан туйны ашыктыра төштек. Р.Камал. Тәвәккәлләп, Ильяс үгезне ашыктыра төшкән иде, үгез юыртып та китте. Ә.Баян

Ашыктырып алу Аз гына, кыска вакыт аралыгында ашыктыру. – Каманы күрдеңме? Күрсәң, квартирага төшик, әйдә! – дип, абый мине ашыктырып алды. Р.Бәшәр

Ашыктырып йөрү Әле, хәзерге вакытта барысын да ашыктыру. Туй бәйрәмен ашыктырып йөргән бәхетле көннәрнең берсендә, Күкчәчәккә әллә нинди сәер чир йокты. Н.Гыйматдинова. --- склад территориясенә йөзләрчә машина килеп тула, көне-төне анда кешеләр кайнаша, зур гына начальниклар, сүгенеп, тиргәп, берөзлексез ашыктырып йөриләр. Ә.Еники. Уразаев партиягә керер өчен эшне ашыктырып йөри иде. Х.Камалов

Ашыктырып карау Ашыктырырга омтылу. «Акчаңны чыгар!» – дип, ир-ат мине ашыктырып та карады. «Нәрсә, нәрсә? Нинди акча?» – дип, аңламаган кешегә сабышмакчы, вакытны сузмакчы булдым. Борынгы Калатау итәгендә

Ашыктырып килү Алдан ук, күптәннән бирле ашыктыру; һаман да ашыктыру

Ашыктырып кую Бер тапкыр ашыктыру

Ашыктырып тору 1) Бертуктаусыз, әледән-әле ашыктыру. Ә киләчәк, матур киләчәк, мине үзенә чакырып, ашыктырып тора. Ф. Әмирхан. Ә үзләре гел ашыктырып тордылар. М.Юныс. Батальон командиры, бер кырыйда туктап, колоннаны ашыктырып торды. Г.Бәширов

2) Әле, хәзерге вакытта ашыктыру. Баш миенең исереп бетә алмаган күзәнәкләре, тиздән эшкә, дип ашыктырып торганга, алар мөмкин кадәр тизрәк атларга тырыштылар. Н.Әхмәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә