АШЫ’К-ПОШЫК рәв. 1. 1) Ашыгып, каударланып, кабаланып, бик тиз. [Саимә] Ашык-пошык киенеп, ишек ачуга, калын тавышы белән бүлмә эчен гөрләтеп, иң элек Гриша керде. К.Нәҗми. Ашык-пошык кына шешәне ала да авызыннан гына бер-ике йотым эчеп куя. Н.Дәүли. Аны болай ашык-пошык кына хәл итеп булмый. М.Маликова. Ирек директор белән ашык-пошык исәнләште дә клубка керде. Ф.Садриев

2) Аннан-моннан. Кайберләренең җиңнәре ярылган, якалары ертылган, сыңар итекләре салдырылган һәм яралары, канлы бинтлар белән, ашык-пошык кына уратылган иде. Ш.Маннур. Дәресләрен ашык-пошык кына әзерләде дә урамга уенга чыгу ягын карады. Р.Хафизова. Нык, таза егет күренә, авызы гына җимерек, осколка эләккән, ди, ашык-пошык кына ямап куйганнар. М.Әмирханов

2. с. мәгъ. Бик тиз арада, бик ашыгып, ашыгыч эшләнгән. Ашык-пошык төзәтмәләр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә