АШЫК и. диал. 1) Аякның балтыр сөяге белән табан сөякләре тоташкан һәм ике яктан кабарыбрак торган урыны (аркылы сөяк). Ашыкканның ашыгы чыккан. Мәкаль 2) Тез башы, тез 3) Сарык, кәҗә, ат, сыер кебек хайваннарда бәкәл сөяге. Баласы күп – кашык җыяр, балалары ашык җыяр. Мәкаль. «Эт күңеле – бер ашык» мәкаленчә, тегеләрнең күңеле булсын өчен, аларга бүләкләр дә җибәрде. Һ.Атласи. Бу уенда, башлыча, терлекнең ашык сөяге уйнатылган. Р.Әхмәтьянов 4) Шул сөяк белән уйнала торган уен; кузна. Аткы, томырылып, я тезелгән ашыкларның нәкъ буена туры килә һәм, күңелләргә ләззәт бирә торган, сөяккә сөяк сугылу, шыкылдау, кырылу тавышлары чыга, я, ашыклар кырылу урынына, үз аткыңның коры җир өстенә «дөп» итеп сугылу тавышыннан тыш берни ишетелми. Ә.Фәйзи |