АШЫГЫ’Ч ЯРДӘМ и. Кеше тормышына, аның сәламәтлегенә куркыныч янаган урында ук тиз арада медицина ярдәме күрсәтү төре һәм системасы. Төнлә мине «ашыгыч ярдәм» белән алып киткәннәр. Ш.Маннур. [Сакманов:] Милиция, ашыгыч ярдәм килеп җиткәндер инде анда? Т.Галиуллин. Әледән-әле «ашыгыч ярдәм» чакыралар. Ф.Садриев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә