АШЫГЫЧЛЫК и. 1) Тизлек, җитезлек 2) Ашыгыч булу, ашыгып, уйлап бетермичә эшләү. [Хәмидә:] Менә син, ә, мин дә ашыгычлык белән ачуланып ташладым, оятлы булдым. Г.Камал ◊ Ашыгычлык белән 1) Кичекмәстән, тиз, ашыгып. – Языгыз, – диде Фролов, ниндидер ашыгычлык белән. Х.Камалов. Хәят, берничә минутлар шул хәлендә калганнан соң, хәтеренә кинәт бер нәрсә килеп төшкән кешенең ашыгычлыгы белән тәрәзә яныннан китте дә ридикюленнән зур төргәк хатлар чыгарды. Ф.Әмирхан; 2) Шунда ук, уйлап тормыйча. Бармасаң да ярамый, теге чакта, ашыгычлык белән, ризалык биреп ташладым. Ә.Хәсәнов; 3) Үз-үзен белешмичә, кызып китеп. Ашыгычлык белән булган инде бу. Ш.Маннур |