АШЫГЫЧ с. 1. 1) Ашыгып эшләүне, тиз башкаруны таләп итә торган, тиз эшләнергә тиешле. Чөнки ашыгыч эш монысы. М.Хуҗин. Сөйгәне Зәйтүнә белән ашыгыч туй ясарга гына өлгерделәр. Р.Хафизова. Шулай, берчак, ашыгыч хәбәр китерделәр. Р.Низамов

2) Ашыгулы, кызу, җәһәт, тиз-тиз. Ул, ашыгыч адымнар белән, текә яр читенә үк килде. Р.Сибат. Студентлар ---, әлеге ашыгыч җыйналу хакында фаразлап-гөманлап, икенче катка ашыгалар иде. Ф.Сафин

2. рәв. мәгъ. Тиз арада, кыска вакыт эчендә, ашыгып. Зәнфирәгә төштән соң, бик ашыгыч, район үзәгенә барып кайтырга кирәк булды. Ф.Садриев. Мин аның гаять дәрәҗәдә дулкынланган икәнен хәрәкәтеннән һәм ашыгыч кына әйтеп ташлаган шушы бер сүзеннән үк сизеп алдым. А.Шамов

3. хәб. функ. Кичектергесез булу, тиз арада хәл итүне таләп итү. Әйе, бик ашыгыч, сеңел, бик! Г.Бәширов

Ашыгыч рәвештә к. ашыгыч (2 мәгъ.). Ашыгыч түгел Ашыгасы юк, көтәргә мөмкинлек бар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә