АШЫГУ ф. 1. 1) Кабалану, тизрәк эшләргә омтылу. Кич клубта һинд киносы буласын белеп, кызлар да эшләрен тизрәк тәмамларга ашыктылар. Р.Мөхәммәтҗан 2) Вакыт тар булганда, өлгерергә тырышу, кабалану. Ашыгам, ә бозау кәҗәләнә, сыртын кытыклаганны көтәдер: койрыгын селкетеп куйды да артын атып уйнаклап китте. Ш.Галиев 3) Кая да булса тизрәк барып җитү, вакытына өлгерү максатыннан, тиз-тиз бару, тизрәк хәрәкәтләнү. Ул да булмады, апаларны сәламләп, җырчы кыз Гөлсинә Галиасфарова кызлар төркеменә ашыкты. Р.Хисмәтуллин. Солдат, таллыкны ерып, Тонык чишмә буена ашыкты. Р.Сибат. Хәсән башын югары күтәрде, тормыш кайнап, яшәү шатлыгы бөркеп торган туган авылына, җылы, якты өенә, елмаеп торган Әсмасы янына ашыкты. Х.Хәйруллин 4) Килеп туган хәлне, шартларны уңай якка үзгәртергә тырышу; яхшы якка борып җибәрергә омтылу. Карлен кирәгеннән дә артык яңалыклар ишетте, хәзер, тыныч фикер йөртеп, нәтиҗәләр ясарга вакыт иде, шуңа күрә ул сүзен йомгакларга ашыкты. Р.Мирхәйдәров. Мәдинә сүзне тизрәк икенчегә борырга ашыкты. М.Хәсәнов. Беркемнең дә сүзен аяк астына салмыйча, куәтләп ала торган Рафат та үз фикерен әйтергә ашыкты. Хәйдәр 2. ашыгып рәв. мәгъ. Тиз арада, иртә һәм ахырын уйламыйча. Мин хәзер ашыгып өйләнгәнгә үкенә дә башладым. М.Гали Ашыга башлау Ашыгырга тотыну. – Әнә мәйдан ачылган! – дип, шул якка ашыга башлыйлар. Г.Бәширов. Кыям абзый, ашап чыккач, кинәт кенә ашыга башлады. Х.Сарьян Ашыга бирү Ашыгуын дәвам итү Ашыга төшү Тагы да ашыгу; бераз ашыгу. [Гөлҗиһан] Урамда, эшкә барганда, кайтканда да, кеше белән сөйләшергә туры килсә, бер-ике кәлимә сүз әйтә дә, ашыга төшеп китеп бара. Ф.Сафин. Халык ашыга төште: «Әйдә тизрәк! Хөррият урманын да кисәсе бар бит әле!» Л.Гыйззәтуллина Ашыгып тору Һәрвакыт, гел ашыгу |