АШЪЯУЛЫК и. Аш өстәленә, табынга җәю өчен махсус җәймә, эскәтер. Анда зур кызыл ашъяулык өстенә, өлеш-өлеш итеп, кабыклы икешәр бәрәңге тезеп чыкканнар. М.Әмирханов. [Әтинең] Кулында – ашъяулыкка төрелгән ниндидер зур гына төенчек. В.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә