АШХАНӘ и. тат.-фар. 1) Җәмәгать туклану урыны, җәмәгать туклану өчен махсус бина. Сәйрин ашханә янына җыелган ач балаларга карамаска тырыша иде. М.Юныс. Ашханәдәге балык кәтлитен поварлар үзләре ашасын, рестораннарда да сагынып кына сөйләсеннәр – моннан соң ике аягымның берсен дә атлыйсым юк. Ф.Баттал. Ашханә, башка биналар шикелле үк ак кирпечтән салынып, совхоз идарәсе янына урнашкан иде. А.Вергазов. Ашханә ---, күз ачып йомганчы, студентлар белән шыгрым тулды. Ф.Сафин

2) Квартирада, өйдә ашау-эчү бүлмәсе. Әйберләрне кертеп куйдым да, ашханәгә менеп, каты чәй эчтем. Ә.Хәбибуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә