АШУ I ф. 1. 1) Билгеле бер чиктән, күләмнән узып китү, чыгу; ташу; канәгать булу. Аңарда [председательдә] «Волга» икән, миңарга «Жигули» да җитеп ашкан. Р.Мөхәммәдиев

2) Чиксез күп булу, артып китү. Мондый очракларда аның җавапсыз калмаячагы көн кебек ачык, аңарда үҗәтлек тә, әрсезлек тә, зәһәрлек тә ашып арткан. М.Хәсәнов

3) шигъ. Югарыга күтәрелү, менү, җитү. Наратлар да шәфәкь ягын Карыймы каерылып? Аларга хасмы җан ашу Урманнан аерылып? М.Галиев. Рухым гәүдәмнән аерылгач, Иблис, мине муенына атландырып, күккә ашты. З.Мәхмүди. Күкрәтеп, гүләп, сайрап, өзелеп Килде, курай, уйнар мизгелең. Якты уйлар салып дәртен кузгат, Күккә ашыр йөрәкләр сизгерен. Ш.Бабич. Ашмый күңел күккә, ташмый йөрәк. Кайтмый яшьлек гомер, бер үткәч. X.Кәрим

4) Юнәлеш килешендә чынбарлыкка мөнәсәбәтле сүзләр белән килгәндә: үтәлү, башкарылу, чынга әйләнү. Балачак хыялы шулай көтмәгәндә генә тормышка ашкан иде. Р.Мирхәйдәров

5) Дәрәҗә яки максат мәгънәләрендәге сүзләр янында: ирешү, җитү. Теге ятим Салих зур мәртәбәгә ашкан икән. Г.Ибраһимов

2. ашып рәв. мәгъ. Нәрсәдән дә булса артып, каплап китеп. Cy буаны ашып ургый, аннары ишә дә алып китә. Ә.Гаффар. Камышлы су ярларыннан ашып, бөтен болыннарны су басты. З.Фәйзи

Ашып бару 1) Торган саен ныграк ашу, тагын да ашу. Әллә күккә ашып барасыңмы, Болытларда йөзә уйларың. Р.Сәлах

2) Бер-бер артлы ашу. Гаҗәп түгелмени: төнге күккә ашып баручы йолдызлар кәрванын Киек Каз Юлы итеп күр әле! М.Вали-Барҗылы. Чөнки һәр көнне, һәр сәгатьне аның теләге тормышка ашып бара. М.Юныс

Ашып бетү Тулысынча ашу, барысы да ашу. Ул хыялларның барысы да тормышка гына ашып бетми. Г.Шәйхиева

Ашып килү Аз-азлап, акрынлап ашу. Көрт койманы ашып килә. М.Хуҗин

Ашып китү 1) Кинәт артык дәрәҗәдә ашу, артыгын кылану. Власов хәтта чамадан ашып китә: «Бирегез миңа бер миллионлы армия», – ди. Ш.Маннур

2) Билгеле бер чиктән, нормадан, урыннан узу, тагын да арту. Безгә якынракларыннан – заманында дан-шөһрәтләре Татарстан чикләреннән ашып киткән Фарис Галләмов, Наил Хәким, Инзим Наил... Җ.Дәрзаман. Бермәл, ярты төн уртасында температурасы кырыктан ашып китте. Х.Камалов

3) күч. Тиешле дәрәҗәдән бик күпкә арту, артып китү. Шакир турындагы һәртөрле шикле-микле уйларының кайвакытта нигезсез булуын да, артык күп уйлый торгач, чамадан ашып китүен дә яхшы белә иде Әминә. Г.Минский

4) күч. Артыгы белән җитү, артык күп булу

Ашып кую Кинәт ашу. Йөкләмәләр өсти-өсти үти торгач, Процент ягы йөз илледән ашып куйгач, Ялтырады кара кояш – шомарды таш. Ә.Баян

Ашып тору 1) Әле хәзерге вакытта ашкан булу. Һаваларга ашып торган агачлар арасын тутырып аркылы-торкылы үскән куаклар юлыбызны киртәлиләр. А.Шамов. Диңгез төпкеленнән калыккандай, Күккә ашып тора Кара Тау. Х.Әюпов

2) Бертуктаусыз, бер-бер артлы ашу

Ашып узу к. ашып китү

Ашып чыгу Бик нык ашу, чамадан тыш ашу. Әминәнең кичерешләре түзем чикләрен ашып чыкты. Ш.Маннур



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә