А’Ш-СУ җый. и. Табынга кую өчен әзерләнгән ризык, сый. Аш-суны шушында әзерлиләр, шунда ук ашыйлар. М.Хуҗин. Ак халат кигән мөлаем ханым аш-су ташый башлады. А.Вергазов. Очрашкан чакларда, Батталов --- шулкадәр ихлас сөйләшкән булып кылана, хуҗалыгына барсаң, аш-су әзерләтә. Ф.Садриев. [Энҗе бикә:] Чит ил сатучылары, болгар сатучылары, галим-голәмә, шагыйрьләр бүген миңа аш-суга килсеннәр. Н.Фәттах ◊ Аш-судан калдырмау Һәрвакыт ашка чакыру, кунак җыйганда калдырмау, ашка дәшү. Аш-су төрләндерү к. аш төрләндерү |