АШЛЫК и. 1) Орлыгы он һәм ярма әзерләүдә кулланыла торган башаклы үсемлекләр, үсеп утырган иген. И Ходаем, бир, Ходаем, барчабызга тынычлык. Басуда чәчкән ашлыкка бир, Ходаем, уңышлык. Такмак. Бу ел Россиянең бәгъзы тарафларында ашлыклар яхшы булса да, башка тарафларында начар, диләр. Ш.Мөхәммәдев

2) Шундый үсемлекләрнең азык итеп файдаланыла торган орлыгы; орлык хәлендәге икмәк. Галәү мунча салуның, ашлык сугуның мәгънәсе нәрсә икәнене аңлаган кеби булды. Г.Исхакый. Ул Мәккәгә ашлык китерергә тиеш иде. Ф.Яхин. Ашлыгымны бастырдым, хәйран уңган ашлыгым, Хәзер илтәм кооперативка Ашлыгымның артыгын. М.Җәлил. Машиналар борылып кергәнче, ашлык төягеч тә эшли башлады. Х.Хәйруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә