АШЛА’У II ф. 1) Тукыма, киндер яисә буйлык җепне, агарту өчен, махсус җеп ашында кайнатып, кояшта тотып киптерү юлы белән эшкәртү; аш II сеңдерү

2) Агачны бөгеп әйберләр ясау, агачка сыгылмалылык бирү өчен, аны пешекләү, парлау

Ашлап алу Тиз генә ашлау; берникадәр вакыт ашлау

Ашлап бетерү Барысын да ашлау; ашлау процессын тәмамлау

Ашлап җибәрү Бераз ашлау

Ашлап җиткерү Тиешенчә ашлау

Ашлап кую Ашлап, әзер итү; тиз генә ашлап алу

Ашлап тору 1) Әле, хәзерге вакытта ашлау

2) Һәрвакыт, гел ашлау

Ашлап чыгу Барысын да ашлау; башыннан ахырына кадәр ашлау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә