АШЛА’У I ф. Туфракка (җиргә) ашлама кертү, туфракны (җирне) ашлама белән туендыру. Моның өчен кукуруз җирләрен, шикәр чөгендере һәм кузаклы культуралар чәчеләчәк мәйданнарны кимендә икеләтә арттырып, һәйбәтләп ашларга кирәк. М.Хәсәнов. Рәмзи җиләк-җимеш, яшелчәләрне ашлар өчен тирес китертте, дүрт аякланып, чүп утады. Р.Фәизов Ашлап алу Тиз арада, тиз генә ашлау Ашлап бетерү Барысын да ашлау; ашлау процессын тәмамлау Ашлап җибәрү Бераз ашлау, ашларга да өлгерү Ашлап җиткерү Тиешле күләмдә ашлау Ашлап карау Тәҗрибә куеп, сынап ашлау. --- быел ике йөз гектар җирне шулай ашлап карарга исәп... В.Нуруллин Ашлап кую Алдан ашлау Ашлап тору 1) Әле ашлау, хәзерге вакытта ашлау 2) Һәрвакыт, даими ашлау. Аларның җире – иң уңдырышлы кишәрлекләр. Чөнки безнең бабаларыбызның һәм әбиләребезнең бабалары аларны даими ашлап торганнар. Я.Шәфыйков Ашлап чыгу Билгеле бер мәйданда башыннан ахырына кадәр барысын да ашлау |