АШЛАМА и. Үсемлекләрне тукландыру һәм иген уңышын күтәрү максатыннан туфракка кертелә торган органик яисә минераль матдәләр; черемә (тирес, компост, минераль тозлар). Агулы ашламадан көйгән чирәмлекләр, тирә-якны корытып яткан химикат калдыклары – агрономнарның ак төшкән, сукырайган күңел күзләредер ул. И.Низамов. Тәрбияләп, ашламалар белән сыйлап тормасаң, орлыкның иң әйбәтен чәчмәсәң, уңыш алырмын, димә. Казан утлары. Хәзер исә, белгечләр, инспекторлар киңәшмәсе ашламалардан яңача файдалану тәртибен эшләделәр... Совет әдәбияты



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә