АШКЫНУ ф. 1. 1) Нәрсәгә дә булса җилкенү, омтылу, дәртләнү, дулкынлану. Кәримәнең йөрәге ашкынып тибә. Р.Хафизова. Күңел гел каядыр ашкына. Р.Төхфәтуллин. Хәер, кеше нәрсәгә булса да ирешү теләге белән ашкына икән, ул ялгышлардан азат була алмый. Ф.Сафин 2) диал. Тәртипсезләнү, азу. Бәхетсезлегенә ашкыну 2. и. мәгъ. Омтылыш, җилкенгәнлек. Күңелдә – ашкыну, өмет, җыр, канатлар. Р.Хисмәтуллин. Шушы җанлы манзара, төнге пароход тавышы кебек, күңелгә ниндидер ашкыну, күтәренкелек, ышаныч өсти. М.Әмирханов Ашкына башлау Ашкынырга тотыну. Рудольфның әле генә каядыр ашкына башлаган күңеле тагын сүрелде. Р.Вəли Ашкына төшү Бераз ашкыну Ашкынып йөрү Озак вакыт дәвамында ашкыну. Ул булып узган вакыйгалар шаукымыннан ашкынып йөрүен белде Ашкынып кую Кинәт кенә, азга гына ашкыну Ашкынып тору 1) Бертуктаусыз ашкыну 2) Нәрсә дә булса эшләргә теләге зур булу, атлыгып тору. Илфат --- ат җигеп эшләргә дигәндә дә ашкынып тора. Б.Камалов |