АШКЫНДЫРУ ф. Дәртләндерү, җилкендерү, йөрәктә нәрсәгә карата да булса омтылу хисе тудыру. Моңлы сигнал җыры яшь йөрәкне Ашкындыра никтер жу-у итеп. Ш.Маннур. Каяндыр агылган дәртле көй үзенә чакыра, күңелләрне ашкындыра иде. М.Маликова Ашкындыра бару Торган саен ныграк ашкындыру Ашкындыра башлау Ашкынуга этәргеч бирү Ашкындыра бирү Ашкындыруын дәвам итү Ашкындырып бетерү Тәмам, бик нык ашкындыру Ашкындырып җибәрү Кинәт ашкындыра башлау Ашкындырып тору Даими яки әледән-әле ашкындыру. Шул ак дөнья, торган саен ешрак искә төшеп, билгесез ераклыкларга алгысытып, ашкындырып торды. Р.Мөхәммәдиев |