АШКЫН с. 1) Ашкынып, җилкенеп торган; ярсу. Мин ашкын йөрәкле, бу көннәрдә инде якын дустым булып киткән Кутуйны бик ярата, хөрмәт итә идем. Р.Ишморат. Мине яңа җирләргә, яңа кешеләргә булган тыелгысыз ашкын сусау биләп алды. Р.Хисмәтуллин 2) Алга омтылып торган. Арыкның ашкын суы, кояшның тире салдырырлык эссесе, Тянь-Шаньның болытларга өстән караган чал башлары күңел төпкелендәге бөтен хисләрен тергезде Сылуның. Рифә Рахман 3) күч. шигъ. Биеккә омтылган, югарыга күтәрелгән, күккә ашкан. Ашкын йортлар |