АШКАЗАНЫ и. анат. Кеше һәм хайваннарда ашкайнату, азык эшкәртү әгъзасы. Ә инде профессор ашказаны белән каты авырып алгач, аны җиңел ризыклар белән тукландыру мәсьәләсен кайгыртты. Р.Фәизов. Ул үзенең бик озын гомер яшәгәнлегенә хатынын, сукыр эчәгесе белән ашказанының яртысын, тыңлаусыз маңгай чәчләрен һәм бөтен тешләрен югалтып бетергәч тә ышанмады. Рифә Рахман. Ашказаннары барысының да шактый авыр булганга, төрлесе төрле нечкәлектә, төрле озынлыкта мышнарга, мырылдарга керештеләр. Г.Исхакый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә