АША’У ф. 1) Ашамлык, ризык кабул итү. Тавышсыз-тынсыз ашарга тотындылар. М.Әмирханов. Атлары, --- борыннарын пошкырта-пошкырта, солы яисә башак ашыйлар. Р.Сибат. Артыгын тәкәллефләнмичә генә эчеп куйдылар да ирләрчә эшлекле кыяфәттә ашарга тотындылар. Җ.Рәхимов. Корсак тутырып, «пух» иткәнче ашап чыгасың да эшләп торып җибәрәсең, әй, якын-тирәңдә бураннар гына уйный! Г.Бәширов

2) Азык, ашамлык буларак файдалану. Кайтты, дуңгыз, бөтен авызы сыра исе берлә тулган. Аның өстенә тагы канәфер кадагы ашаган булган. Г.Исхакый

3) Аппетиты яхшы булу. Ашаган кешенең нервысы нык була аның. Р.Ишморат

4) сөйл. Чагу, кимерү, тешләү. Ул, минем нинди халәттә идекемне белүдән булырга кирәк, көлде дә: «Кандала ашадымыни?» – диде. Г.Исхакый

5) Кискәләп, тишкәләп бетерү (көя, җимеш кортлары һ.б. турында). Посылкасы эченнән тарак, канат, күзлек, көя ашаган фуфайкалары чыкты. Ш.Мөхәммәдев

6) Химик реакциягә кереп (яки башка нәрсә тәэсирендә) кисү, эретү, тишү. Кислота белән селтеләр өс һәм аяк киемнәрен ашыйлар. Химия. Элемтә өзелде, Сиваш суы телефон кабелен ашый. Г.Бәширов

7) күч. Юк итү, юкка чыгару. Ә җир исә моның үчен тиз кайтарды: әле уҗым чагында ук арпаны сарут басты, булачак уңышны ашады. Р.Фәизов

8) күч. сөйл. Ашау-эчү әйберләренә, азык-төлеккә тотып бетерү. Алар актык әйберләрен сатып ашадылар. Г.Ибраһимов. Болары тапкан акчаларын ашап бетереп баралар. Г.Камал

9) күч. Үзләштерү, әрәм-шәрәм итеп бетерү, урлау. Директор ОРС малын кая куйган, кем белән ашаган – ул аны инде үзе генә белә. Ә.Еники

10) күч. Нинди дә булса чыганак, килер-керем исәбенә яшәү

11) күч. сөйл. Исраф итү, сарыф итү, бетерү, күпләп куллану. Безнең бюджетны кием ашый. М.Юныс. Роман язарга уйлады – Башлады да ташлады. «Төчкерек мәзәкләр» язып, Күпме кәгазь «ашады»! Л.Лерон

12) күч. Тәннең һәм киемнең кояш, җил һәм көн яктылыгы тәэсирендә төсе үзгәрү турында. Аларның каршысына, яулыгын артка чөереп бәйләгән, битен, беләкләрен кояш ашаган, озын керфекле яшь кенә бер кыз килеп керде. Г.Бәширов

13) күч. Юу, җимерү, таркату. [Чишмә] Җир асты караңгылыгыннан, андагы ташларның кысрыклавыннан туеп, якты дөньяга чыга да яңадан шул караңгылыкка чума. Димәк, анда кыласы гамәлләре калган. Бәлки, җир астындагы ташларга үзенә күрә берәр үче бардыр, аларны ашарга телидер. Т.Миңнуллин. Су елга ярындагы кыяны ашый

14) күч. сөйл. Авыру, кайгы, сагыш басу; борчу, интектерү, тынычлыгын алу. Бала сагышы ашады инде бу ананы. Казан утлары

15) күч. Кыйналу, җәбер күрү. Кол булу берәүгә дә күңелле түгел. Ләкин адәм, табигате белән хөр булып та, коллыкта яшәргә мәҗбүр булса, үз хуҗасыннан таяклар ашаса, аның трагедиясе дөньяның иң зур каһәрләреннән саналырга тиеш. Г.Ибраһимов. Күпме тал чыбыгы ашадык. Һ.Такташ

16) күч. гади с. Тиргәү, орышу яки урынсыз таләпләр белән җанын борчу, газаплау; җавапка тарту, җәза бирү. – Аннары мине инспектор ашаячак, – ди [Әнвәр абый]. Ә.Хәбибуллин. [Шәмсүн:] Әйе, күпме газап чиктем, шелтәләр ашадым. А.Вергазов

17) күч. Нинди дә булса кызыктырган әйбергә бик нык бирелеп, текәлеп карау. [Ханым] Табында ят булган егетне, каерыла-каерыла, күзе белән «ашарга» тотынды. А.Вергазов. Батталовның кысылган күзләре, яшертен генә, Хасбулатованың шома, төз аякларын ашыйлар иде. Ф.Садриев. --- күзләре зур булып ачылган... Алар, әллә ни күрергә теләгән кебек, әллә ни ашарга теләгән кебек, бер җиргә текәлгән. Г.Исхакый

Ашаганнарын ничек косарга белмәү Кеше милкен урлап, аны туздырып бетереп тотылгач, ничек котылырга белмичә аптырау. Ашаганнарын чыгару Байлыкны урлаган, үзләштергән өчен нык үкенерлек итү. Тикшерергә иң принципиаль инструктор Фәрвәз Нурмөхәммәтова китә. Барганчы ук: «Ашаганнарын чыгарам мин аларның», – дип яный ул. Т.Нәҗмиев. Ашаганны кире костыру Эшләгән яхшылыгын гел искәртеп, җанга тиеп торучы кешегә карата әйтелә. Ашаган табынына төкергән Яхшылыкның кадерен белми торган, игелексез кеше. Ашаганы эченә йокмый Бик ябык, ашаганы-эчкәне тәненә сеңми, тазармый, симерми. Ашаламы әллә Саранланып, нәрсәне дә булса биреп тормауга карата әйтелә. Ашап үтерү Бик каты тиргәү, җанына тиеп бетү. Ашарга сорамый Бәлки, кирәге чыгар әле дип, нәрсәне дә булса ташламый саклау

Ашап алу Тиз-тиз генә, бераз ашау. Өскә менеп, теге пыяладан гына җиткерелгән ашханәдә ашап та алдылар. Х.Хәйруллин. [Галимҗан:] Утыр, күрше, ашап алыйк. Ф.Баттал

Ашап бару Һәммәсен рәттән ашау; булган берсен ашау. Ул үзе тук булу сәбәпле, һәммәсен дә улы ашап барган. Ф.Углов

Ашап бетерү Тулысынча, барысын да ашау; ашауны тәмамлау. Үзебез белән алган икмәкләрне дә ашап бетердек. Р.Хафизова. [Марҗа апа] Кулындагы бәрәңгесен күз ачып йомган арада ашап бетереп, икенчесенә үрелде. А.Хәсәнов

Ашап җибәрү Тиз генә ашау, ашап кую. [Салих:] Бу бананны үзең ашап җибәрсәң иде. Мирас

Ашап йөрү Һәрвакыт, һәр урында ашау, анда-монда ашау. Безнең исәптән ашап йөргән икән бит, мур кыргыры! Ф.Баттал. Без өйдән-өйгә кымыз эчеп, сарык ите ашап йөрдек. Г.Исхакый

Ашап кую Алдан ашау; ашаган булу

Ашап ташлау Ашарга өлгерү, үзе дә сизмәстән ашау. Бик нык ачыкканнан соң, ул, үзе дә сизмәстән, артыгын ашап ташлый, ә йокы алдыннан кабул иткән ризык бик тиз майга күчә. Ф.Углов

Ашап тору 1) Әле, хәзерге вакытта ашау. Ашап торамы соң кеше мондый вакытта! Ш.Маннур

2) Бертуктаусыз, еш ашау. Кайбер кешеләр бертуктаусыз ашап торалар

Ашап утыру Әле, күз алдында ашау. Ахыр, бер аш ашап утырган чакта, кызышып, үзен-үзе югалтты, аш куйган табынга төкерде дә каргап, рәнҗеп чыгып китте. Г.Ибраһимов

Ашап чыгу Һәрберсен ашау, барысын да ашап, татып карау

Ашый бирү Ашауны дәвам итү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә