АШАТУ ф. 1) Ашарга ашамлык, ризык, азык бирү. Син, кызым, дәү әниең белән тау астына казлар ашатырга киттең, мин өй эшләре белән кайнаша калдым. Ә.Галиев. Юлга чыгар алдыннан әнкәй үзебезне дә ашаткан булса да, иписез умач ашы әллә кая бара алмады. К.Йосыпов 2) Авызына ашамлык каптыру, үзкуллап ризык бирү. Бакчадагы тиеннәр кулдан ашатуга ияләшкән 3) Күкрәк сөте имезеп, яшь баланы тукландыру. Әгәр ананың билгеләнгән сәгатьтә баланы имезергә мөмкинлеге булмаса, бу сәгатьтә ашату өчен, ана сөтен савып калдырырга тиеш. Өегез ямьле булсын 4) Тәрбияләү, карау, багу. --- бер колхозда эшләп яткан студентлар янына барып кайтырга кирәклеген әйтте. Ничегрәк эшлиләр, ничегрәк ашаталар, колхоз канәгатьме, – гомумән, барысын да белеп, ярдәм кирәк булса, ярдәм итеп кайтырга кирәк иде. Х.Сарьян 5) Симертү, көрәйтү. Ул әнә теге матур кызларны пешереп ашар өчен чикләвек ашатып симертә торган пәри карчыгының тавышы иде. Г.Исхакый. Казларны ашата, симертә белү тагы осталык сорый. Э.Шәрифуллина 6) күч. Туену чарасы, табыш, яшәү чыганагы булып тору. Һөнәр ашата да, киендерә дә. Әйтем. Белем белен ашата. Мәкаль. Әле шул сүзләр дә аны ашата, яшәтә. Ш.Галиев 7) күч. Зыян салу, зарарлау; җәрәхәтләү. Шул ук вакытта аның карашында «аягыңны курадан ашатып та мине таба алмадыңмы, канатым» дигән кинаяле мыскыллау да бар кебек. Т.Галиуллин // Юкка чыгарту, бетертү. Ләкин, ни кызганыч, татарлыгын яһүд кебек саклап калырга хәйләсе җитми. Бигрәк тә урыска үзен «ашата». Яһүд марҗага өйләнсә дә, татарга кияүгә чыкса да – яһүд туа, татардан – урыс туа. Р.Фәйзуллин 8) күч. Кыйнау, суктыру. Аның [хатынның] урыны – арткы бүлмәдә. Ире еш кына аңа каеш камчы ашата. Ә.Рәшит Ашата бару Берсе артыннан икенчесен ашату Ашата башлау Ашатырга тотыну. Шул чакта малларны, картына, яшенә, көренә, арыгына аерып, рацион төзеп ашата башлаган булабыз. Ә.Еники. --- күзен каплаган чүпрәкне чиштем дә иркенрәккә чыгардым, кулдан ашата башладым – мине хуҗа итеп тоя хәзер. Хәлемнән килерме аны чын сунар кошы итәргә, юкмы? Г.Якупова Ашата бирү Ашатуын дәвам итү Ашата төшү Бераз ашату Ашата тору Һәрвакыт, гел ашату. Башыбыз авыртканда, әнкәй безгә миләш ашата торган иде. Г.Галиев Ашатып алу Тиз генә ашату. Хәер, башта нидер ашатып алдылар шикелле. Ә.Еники Ашатып бетерү Барысын да тулысынча ашату; ахырына кадәр ашату. Йомыркаларны каргадан ашатып бетерде, әллә ничә тавыгымны оясыннан биздерде. Г.Исхакый. – Күз-колак булмасаң, бригаданың икмәген ашатып бетерәчәк, – диде Митька. А.Чурбанов Ашатып җибәрү Ашатырга өлгерү. Вахит, әйт әле шуңа, блат буенча, бәлки, ашатып җибәрер, син, ни әйтсәң дә... Т.Миңнуллин Ашатып йөрү Әле, хәзерге вакытта ашату белән мәшгуль булу. Әби ишегалдында үрдәк ашатып йөри иде. Г.Мөхәммәтшин Ашатып килү Элек-электән, даими ашату Ашатып кую Алдан ашату. Тәүлек буе аяк өсте йөрерлек, шәп, ләззәтле итеп ашатып куя ул председательне. М.Мәһдиев. Мин аны, Илдус белән бергә, әйбәтләп ашатып куйдым инде. М.Маликова Ашатып тору 1) Һәрвакыт, гел ашату. Армияне шулай ашатып торырга кирәк инде аны, юкса көчсезләнә ул. Аманулла. Бөркет балалары аңарга үзләренең үпкәләрен белдереп болай дигәннәр: «Үзең без үсеп җиткәнче ашатып торырга вәгъдә бирдең, үзең вәгъдәңне үтәмисең. Безгә бит инде оча башларга күп калмады. Ике-өч көнгә түз». Ф.Яруллин 2) Әле, сөйләү моментында ашату Ашатып утыру Әле, хәзерге вакытта ашату белән мәшгуль булу. Бу вакыт патша кызы, кырык кыз-кыркыны белән, үз бакчасына махсус ясалган күл янында аккошлар ашатып утыра иде. К.Насыйри Ашатып чыгу 1) Билгеле вакытның башыннан ахырына кадәр ашату, шул вакыт дәвамында ашату. Безнең әти узган ел көз, кыш ашатып чыгарга печән дә, салам да юк, дип, чаптар бияне сатты. М.Гали 2) Барысын да, һәрберсен ашату Ашатып яту Озак вакыт дәвамында ашату. Кара инде син аны, ә! Үз сыерына, сарыкларына да безнең печәнне ашатып яткан ич бу, болай булгач... В.Нуруллин |