АШАСЫННАН рәв. сөйл. 1. Бик күп иттереп, биек, түбәләмә итеп, арттырып (тутыру, төяү)

2. бәйл. функ. Аша, аркылы. Төн матур булганга, иртәгә, бәйрәм мөнәсәбәте белән, икесенә дә кибеткә чыгарга булганга, Невскийны җәяүләп үтеп, Нева ашасыннан гына арбачы алып кайтып киттеләр. Г.Исхакый. Тәме озакка барсын өчен, эссе көндә салкын ширбәтне салам ашасыннан эчкән кеше кебек, нечкәләп-нәзекләп эчтеләр. Г.Исхакый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә