АШАРДАЙ с. Ашарга яраклы. Сыерлар, комсызланып, җирдә үзләренең зур авызларына тутырып ашардай нәрсә булмаганга, --- кызу-кызу, бер урыннан икенче урынга күчеп йөрүдән бушый алмадылар. М.Галәү

Ашардай (ашарлык) булып карау 1) Ачуын, усаллыгын яшермичә текәлеп карау, нәфрәтләнеп карау; 2) Күзен ала алмыйча, кызыгып карау. И, бар иде Бибиҗамал апаның яшь вакытлары! Узган-барган егетләр ашардай итеп карап узалар иде. Ш.Хөсәенов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә