АШАМЛЫК и. Ашый торган, ашарга яраклы, ашау өчен әзерләнгән, ашарга ярарлык хәлгә китерелгән нәрсә; азык, ризык. Галия апа минем кулыма кәгазьгә төргән ниндидер ашамлык тоттырды. Н.Дәүли. Өстәл өстенә куелган ашамлыклар, сугыш вакытына карата, бик сирәк кешедә була торган үзе бер байлык иде. Б.Сөләйманов. Сугышка кадәр әти Казаннан, ниндидер, үзе озынча, үзе түгәрәк бер кызгылт ашамлык алып кайткан иде. Ә.Салах |