АШАЛУ ф. 1) төш. юн. к. ашау (1 мәгъ.). Хәзрәтләр – шактый күп алган туй сәдакасыннан, авыл кешеләре – тәмле иттереп ашалган ашлардан, кода-кодагыйлар – яхшы бирнәләрдән, Садыйк абзый, Мәрфуга абыстай мәҗлеснең муллаларча затлы үтүеннән разый калдылар. Г.Исхакый 2) Кояш, җил, су яки башка нәрсәләр тәэсиреннән бозылу, үзгәрү (йөз-кыяфәт, кием-салым һ.б.ш. турында). Җил-яңгыр белән калай түбәләренең буяулары ашалган, үзе җиргә сеңәргә әзерләнгән күн заводының корпуслары яныннан, култыкланып, Миләүшә елгасы ага. А.Алиш 3) Кыршылу, кырылу, ышкылу, тузу. Ботинканың ашалган үкчәләрен дә төзәткән иде ул. А.Шамов 4) Агымсу, яңгыр тәэсиреннән юылу, яргалану, җимерелү (су яры, тау токымы турында). Ерганаклар телә текә тауны, Яр ашала ел да ташудан. К.Булатова 5) күч. Юкка чыгу, бетү, үлү. Бердәнбер баласының башын ашадылар Ашала бару Торган саен ныграк ашалу. Елгасы хәзер бик сай, ә ярлары тирән һәм һаман ашала бара. Ф.Гарипова Ашала төшү Бераз ашалу Ашалып бетү Бик нык, тәмам ашалу; тулысынча, бөтенләй ашалу. Аннары сәләмә атка җигелгән, үрәчә баулары өзелеп, табаннары ашалып беткән сәләмә чанасына өч кыз төяп, Равил юлга чыга. В.Нуруллин. Ләкин күпме азапланмасын, беләзекнең кыршылмыйча калган урынындагы «... гәүһәр даш улмаз ...» һәм «... кадрене ахмак белмәз ...» дигән сүзләрне генә аера алды. Башкалары инде ашалып беткән, танырлык түгел иде. Ф.Латыйфи Ашалып килү Акрынлап, күптәннән ашалу, ашалуын дәвам итү. --- шовинистлар тарафыннан «милләтчелек» дип аталып килде һәм шул «милләтчелек» күпме кешенең башын ашады, ул һаман да ашалып килә, кешеләрнең башын ашамаса да, милләтләрне сепаратизмда гаепләү өчен яши бирә. К.Нәҗми Ашалып тору Даими яки әледән-әле ашалу Ашалып чыгу Тәмам ашалу, ашалу дәрәҗәсенә җитү. Киндер сукканда, бармак тиресе ашалып чыга. М.Юныс |