АША бәйл. 1) к. аркылы II (1–9, 11 мәгъ.). Ул инде шуннан соң ничә койма аша сикергәнен хәтерләми. З.Фәтхетдинов. Ара-тирә, кырыс йөзе аша ягымлы елмаюын сирпүгә, балалар аны шунда ук аңлап алалар. К.Йосыпов. Аннары, Казанга кайткач, шушы ук теманы кузгатып, СССР Фәннәр академиясендәге союздаш республикалар академияләре эшчәнлеген координацияләү комиссиясенең җаваплы секретаре Николай Пшерков белән телефон аша сөйләшә. Мирас

2) к. аралаш (3 мәгъ.). Ул минем кулларыма ябышты, күз яшьләре аша миңа текәлеп карады. Ә.Айдар

3) Кайбер абстракт исемнәр янында килеп, эш-хәлнең үтәлү рәвешен, характерын белдерү өчен кулланыла. Гасырлар аша торып кычкырасы, оран саласы килде. З.Фәтхетдинов. Тартышлар аша без чын иреккә киләчәкбез. Ф.Сафин

Аша китү Нәрсәнең дә булса тиешле нормадан, нормаль хәлдән, чигеннән артып китүе турында. Әмма ул оятсызның [Алтынбайның] бүгенге эше инде Сабираның башыннан аша китте. Г.Ибраһимов. Аша узу к. аша китү. Аша суккан җил Үтәли җил



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә