АШ I и. 1) Нинди дә булса юл белән (пешереп, кыздырып), ашау өчен махсус әзерләнгән ашамлык, азык. Ашның тәмле, кызыктыргыч күренүе нинди табак-савыт белән бирелүенә дә бәйле. Н.Исәнбәт. Ләкин, кыз алганда, кукраеп, кодагый булып, түрдә утырасың, кодагый, кодачаларның ашларыны, бик яхшы булган, дип, яратмаганны күрсәтеп тора торган төсле мактыйсың. Г.Исхакый

2) Гомумән нинди дә булса ашарга яраклы ашамлык; ризык, азык. Арпа-көрпә аш булмый, надан кеше баш булмый. Мәкаль. Ә монда – кытай, япун ашлары, чукча кулинариясе... Ф.Баттал. Гомәр, тансык аш итеп, катык та сорап алды. Ә.Еники

3) Беренче итеп бирелә торган шулпалы ризык. Байконурда туган ханымның камыр салырга, бәлеш, гөбәдия түгел, гадәти шулпалы аш пешерергә дә теләге юк. Т.Галиуллин. Яңа гына күлдән чыккан табан балык ухасын --- ашамаган кешеләр бу ашларның ләззәтен барыбер тоя алмаячаклар. Ш.Маннур

4) Гомумән ашау, ризык кабул итү процессы. Аштан соң, көймәгә төшеп, күлнең яр башындагы елга берлән әллә никадәргә барып, андагы балыкчы финдә чәй эчтеләр, балыклар алып кайттылар. Г.Исхакый // «Иртәнге», «көндезге», «кичке», «төшке» сүзләре белән килеп, шул вакыттагы ризык кабул итүне белдерә. Бервакыт төшке аш вакытында, Магнитогорск кешесе Виктор Дурманов консервланган мидияләр банкасын ачты. Моллюскларның ите ярыйсы иде. Чаян // «Иртәнге», «көндезге», «кичке», «төшке» сүзләре белән килеп, шул вакытларга билгеләп әзерләнгән ашамлыкны белдерә. Андый вакытта, көтүчегә көндезге ашны илтү гадәте бар иде. К.Йосыпов. Театрдан чыккач, Шәмсетдин, бу юлы бер дә курыкмаенча, кичке ашка чакырды. Г.Исхакый

5) Кунак мәҗлесе. [Финан:] Чәлдер абзый, бүген кич скрипкаң белән безгә ашка бар әле! К.Йосыпов. Кичә, кунаклар янына дип, авылның байгураларыны ашка чакырдык. Г.Исхакый. Әткәй белән әнкәй, ниндидер бер бәйрәм уңаеннан, аш мәҗлесе уздырырга булганнар. К.Йосыпов

Аш алды (ясау) Ашау алдыннан, «аш сеңдерү» өчен дип, исерткеч эчемлек эчеп кую. Аш арты 1) Ашау ахырында бирелә торган җимеш суы яисә башка берәр ашамлык; 2) Кеше сөйләгәнне кабатлап әйтү турында. Аш бармау Ашыйсы килү теләге булмау, ашауга күңел тартмау. Аш белән атканга таш белән ату Яхшылыкка яманлык белән җавап кайтару. Аш белән каршы алу Ачык йөз күрсәтү. Аш белән озату к. аш белән каршы алу. Кызың киткәч, киявең килер, Озат, әнием, син аш белән. Җыр. Аш бирү Кемгә дә булса якты йөз күрсәтү, аны ашату-эчертү. Аш булсын Гадәттә, сый-хөрмәткә рәхмәт белдергәннән соң, каршы әйтелә торган сүз. Аш булу 1) Кемгә дә булса дөрес, кирәкле җәза турында әйтелә. Шушы җирдә авызыңны ямьшәйтеп җибәргәндә дә аш булыр иде инде сиңа. М.Фәйзи; 2) Файдалы ризык булу, күңелгә хуш килү. Аш буладыр миңа чәчәкләр хуш исе. Г.Тукай. Аш бу сиңа Сиңа шул кирәк, мәгънәсендә. Минем Ибраһимымны бөтенләй үзеңә багындырып бетердең, Ибраһимны сарыга сабыштырып бетердең! Аш бу [хурлыклар] сиңа! Г.Камал. Аш кайтару 1) Кунакка барып кайтканнан соң, хуҗаларны үзеңә кунакка, мәҗлескә чакырып алу; 2) Ашап тую билгесен белдереп, кунакның ашъяулык читен бөкләп куюы; аштан соң дога кылу, амин тоту. Ашка (кара) таракан булу 1) Нинди дә булса эш вакытында, планнарны җимереп, чит кеше килеп керү; 2) Мәҗлескә, көтмәгәндә-уйламаганда, чит яисә яратмаган кеше килеп керү. Ашка (кара) таракан булып төшү к. ашка (кара) таракан булу. Җәмилә җиңгинең акылы үзе белән, тәки ашка төшкән таракан булыр. М.Хәсәнов. Аш талымлау Ашны-ризыкны бик сайланып ашау. Аштан калу Аш үтми, ашый алмый башлау белән характерлы авыру. [Патша кызы] Көннән-көн сула, саргая, йокысызлыкка бирелә, аштан кала барадыр. Аң. Аштан олы булу Ризыкны хөрмәт итмәүгә карата әйтелә. – Аштан олы түгелсең бит, Шәрифулла туган, – диде карчык, – утыр, безнең нигъмәттән дә авыз итеп кара. А.Шамов. Аштан язу к. аштан калу. Аш төрләндерү 1) Ризыкларны аралаштырып, төрләндереп әзерләү; 2) Йөкле хатынның ризык талымлавы, ризык сайлавы. Ильясы белән авырлы чакта һич алай булмады, аш төрләндермәде. Г.Якупова; 3) ирон. Бозык ирләргә, бозык хатыннарга карата әйтелә. Шулай, кызым, ирләргә бер вакытта да ышанып бетәргә ярамый, аш төрләндерергә яраталар алар. Ә.Еники. Аш төрлеләтү диал. к. аш төрләндерү (2 мәгъ.). [Саҗидә] Кияү килгәч торып чыкса да, ул аш төрлеләтә, кайвакыт коскалый да башлады. Г.Исхакый. Аш үзгәләү к. аш талымлау. Аш үтмәү 1) к. аш бармау. Гөлнарымның хаты башымнан чыкмый. Тамагыма аш үтми башлады, ябыктым. Ә.Айдар; 2) Үңәчтән аш үтмәү яисә ризык ашказанына кабул ителмәү белән бәйле авыру. Анасы Мәргыя карчыкның авыруы – кылтамак чирен, ашы эченә үтмәвен, капкан бер нәрсәсе кире чыга торуын Мәрхәб тегендә чагында ук ишеткән иде. Г.Ибраһимов. Ашым аш түгел Бик каты борчылу нәтиҗәсе буларак, рухи тынычсызлыкны аңлата. Ашың аш түгел, йокың йокы түгел – һәммәсе дә йөрәгеңә агу булып урнаша. М.Гали. Ашын ашаган, яшен яшәгән 1) Бик озак яшәгән, бик карт. Безнең инде ашыбыз ашаган, яшебез яшәгән, кызым, авырлыклар күрергә Алла сезгә боермасын! М.Гали; 2) Бик иске, тузган, искергән. Бик иске завод; ашын ашаган, яшен яшәгән, димәк. Ш.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә