А’Ч-ЯЛАНГАЧ с. 1. Ач һәм ялангач, фәкыйрь, кием-салымга, азык-төлеккә бик мохтаҗ. Зыкы суыкларда урманнан ач-ялангач килеш утын тартып ташулар --- аны түшәккә екты. Н.Хәсәнов. Анда фәкыйрь юк, ач-ялангач, теләнчелек иткән зәгыйфь юк, актык сулышында авызына су салырга кешесе булмаган авыру юк, золым юк, җәбер юк, һәр җирдә – тигезлек, һәр җирдә – гадаләт. Г.Исхакый 2. рәв. мәгъ. Үтә мохтаҗлыкта, бик нык фәкыйрьлектә. Шуннан соң менә бер ел буена балаларым белән ач-ялангач тордым! Г.Ибраһимов 3. и. мәгъ. Ярлылар, ярлы халык. Тук торып рәхәткә күнгән эчләрең кыйналдымы, Ач-ялангачларга шәфкать хисең уйгандымы? Ш.Бабич |