АЧЫШ и. 1) Тикшеренүләр, эзләнүләр нәтиҗәсендә ачылган, билгеле булган нәрсә, фәнни яңалык, яңа фәнни нәтиҗә; казаныш. Медицина фәненә ачыш ясый, ди. Р.Хафизова. Атаклы галимнең әлеге ачышы тере организмнарның миллионлаган еллар дәвамындагы эволюцион үсешенең асыл сәбәпләрен аңлата. К.Гыйззәтов

2) Яңа җирләрне үзләштерү. XVI–XVII йөзләрдәге бөек географик ачышлар нәтиҗәсендә, европалылар күп төрле телләр белән танышалар. Ф.Сафиуллина

3) күч. ирон. Кем өчендер көтмәгәндә, уйламаганда билгеле булган нәрсә. Халидәнең ул өлкәдәге яңалыклар белән танышып баруы һәм төпле фикер йөртүе Әзһәм өчен көтелмәгән ачыш һәм шатлык иде. Р.Кәрами



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә