АЧЫТУ II ф. Үтә нык әрнеп, үзәккә үтәрлек итеп авырту. Хәлимнең күкрәк турыннан нидер өзелеп киткәндәй булды, күз тирәләре ачыта, тамак төбе яна башлады. Хәйдәр. Корбангалинең авыз эче ачытып, башы әйләнә башласа да, сыйдан баш тартырга яхшысынмады. Г.Афзал Ачытып кую Кинәт ачыту тою. Көймәгә бәрелеп чапылдаган дулкын тавышын ишетүгә, күзләре ачытып куйды. Ф.Латыйпов. Бу хакта уйлагач, Сөембикәнең йөрәге ачытып куйгандай булды, куллары калтыранып китте. Ф.Садриев Ачытып тору Бертуктаусыз ачыту Күздән яшь агып тора, Борыннан тамып тора. Тамак ачытып тора. В.Хәйруллина. Агач тамырларына бәрелә-бәрелә чылтырап аккан кечкенә инешнең салкын суын кушучлап алып, --- маңгайларын, бераз ачытып торган күзләрен, кызарып, бакыр төсле булган кайнар беләкләрен юарга тотынды. Г.Бәширов |