АЧЫТУ I ф. 1) Ачыткы салу, ачы хәлгә китерү. --- һәрвакыт кесәсендә йөрткән җәен кабыргасы белән тешләрен казый-казый: – Нәби кияү, сарык суеп, бер мичкә бал ачытып, кунакка чакырды әле [диде]. Г.Мөхәммәтшин

2) Искертеп бозу, ачы халәткә китерү. Кайчан гына әле бездә ипине туп итеп тибеп уйнап йөриләр, ачытып, ашлама урынына, яшелчә түтәлләренә сибәләр иде. Г.Афзал

Ачыта башлау Ачытырга тотыну. Колхозлар оешкач, сабан туйларын язгы эшләр беткәннән соң уздыру гадәте кереп киткәнлектән, балны да чәчү бетүгә ачыта башладылар. Г.Бәширов

Ачытып алу Тиз генә ачыту. Әйтер сүзең – бал; төчесе ярамаса, авызыңда ачытып ал! Н.Исәнбәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә