АЧЫТТЫРУ ф. 1) Үзәккә үтәрлек итеп, нык әрнетеп, бик нык ачытып авырту. Доктор биргән вазелин да ярдәм итмәде, һаман ярыла. Cy тигәч, ачыттырып сызлый башлый. М.Юныс

2) Кисү, кискен тәэсир итү. Чәч-тырнак буявы исе борынны ачыттыра иде. Н.Гыйматдинова. Әче төтене заманның күзләрне ачыттыра! И.Вәлиуллин. Мич янында эссегә түзүе кыен, гарәп сахралары бер якта торсын. Шуның өстенә, ашыгасың, кабаланасың, тозлы тир күзне ачыттыра. Т.Галиуллин. Әллә нинди черек күкәй исе чыгарып ята торган ләпек газы борынны ачыттыра. Х.Камалов

3) күч. Әрнетү, күңелгә авыр тәэсир итү. Сүзләр, ничектер, һәрберсе сыек чыбык суккан кебек, укыган саен җанын ачыттыра, йөрәген чеметтереп-чеметтереп алалар. Х.Камалов

Ачыттыра бару Торган саен ныграк ачыттыру

Ачыттыра төшү Берникадәр, бераз ачыттыру

Ачыттыра тору Бертуктаусыз, гел ачыттыру. Яңгыравыклы малайлар тавышын аерым-аерым танып җиткереп булмады, ләкин болай колакларны ачыттыра торган итеп, «ультратавыш катнаштырып», Торналыда берәү генә сызгыра: Әбүзәр. А.Тимергалин

Ачыттырып бетерү Бик нык ачыттыру; бөтен җирен дә ачыттыру

Ачыттырып җибәрү Кинәт ачыттыра башлау

Ачыттырып тору Әле, хәзерге вакытта ачыттыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә