АЧЫ’ ТОРМА и. бот. 1) Әвернә чәчәклеләр семьялыгыннан, орлыгыннан май җитештерелә торган тамыразыклы бакча үсемлеге; яшелчә; русчасы: редька

2) Шул үсемлекнең ашарга яраклы, зәһәр исле һәм ачы итләч тамыры. Йөткерүне бетерү өчен, ачы торманы пешереп ясалган дару да файдалы. Р.Биктимерова. Ачы торма С витаминына бай



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә