АЧЫСЫ’-ТӨЧЕСЕ җый. и. Ачы һәм төчедән торган, ачы һәм төче нәрсәләр. Өстәлдә бар да бар: кайнары, салкыны, ачысы-төчесе. Казан утлары ◊ Ачысын-төчесен күрү Яхшысын да, яманын да, рәхәтен дә, михнәтен дә, шатлыгын да, кайгысын да күп кичерү. Ачысын-төчесен тату к. ачысын-төчесен күрү. Тормышның ачысын-төчесен татыган ана, хәбәрне читкә таратып, агач башында эт улату юлына басмый. Т.Галиуллин |