АЧЫРГАЛАНУ ф. 1. Бик нык өзгәләнү, нык ачыну. [Малай:] – Мин урламадым! – дип ачыргалана. – Абыйлар! Мин угры түгел! М.Хуҗин 2. ачыргаланып рәв. мәгъ. 1) Өзгәләнеп; ярсып, үксеп. Бу хакта безнең бүгенге шагыйрьләр дә шактый еш һәм ачыргаланып язалар. Ф.Урманче. Аюханның зиһене (инде ничәмә кат!), ачыргаланып, җавап эзләде. Г.Якупова. Тик Рәния, аның саен, бозауны кочаклап, еларга җитешеп, ачыргаланып кычкыра иде. А.Вергазов 2) Ярсып, усалланып. Апа инде ачыргаланып сорап куйды: – Нигә әле, Касыйм, син дә сакау әтәч кебек интегәсең? К.Йосыпов 3) Ачы тавыш белән, бик нык җилкенеп. Хәлим ачыргаланып кычкырган әтәч тавышына уянып китте. Г.Гыйльманов |