АЧЫНУ ф. 1) Нык борчылу, кайгыру, газаплану. Җә Ходаем, үзең ярлыка, дип ачынды Гөлйөзем. М.Әмирханов. Резеда Фәритовна, бу ике кешегә каршы тора алмавына ачынып, эчтән сызды. М.Маликова 2) Нәрсәгә дә булса үкенеп, нәрсәне дә булса кызганып, бик нык борчылу, көенү, өзгәләнү. Ләкин минем Фәхренур апаның кыз булып туганына ачынганын да, зарланганын да ишеткәнем булмады. Г.Тавлин. – Кадрлар җитми, кадрлар! – диде ул, ачынып. Ф.Сафин Ачынып йөрү Озак вакытлар дәвамында ачыну. Тынгысыз җанлы, эзләнүчән Г.Хөсәенов татар драматургиясендә эпистоляр жанр юклыгына байтактан ачынып йөрде. А.Гыйләҗев. Кич буе диярлек ул, Газинурга әйтәсе шелтәләре турында уйлап, ачынып йөрде. Г.Әпсәләмов Ачынып кую Кинәт ачыну, кыска вакыт эчендә ачыну хисе тою. --- эш-гамәлләребездә, тормышыбызда, язганнарыбызда шагыйрь сөймәгән нәрсәләр буа буарлык. Кайвакыт, шулар хакында уйланып: «Их, Тукай булса!» – дип ачынып куясың. Х.Миңнегулов. – Юкка исенә төшердем хатынын, – дип ачынып куйды Мәрфуга, аны кызганып. Д.Бүләков |