АЧЫЛЫШЛЫ БУЛУ ф. Кем белән дә булса ачуланышу, сүзгә килү, мөнәсәбәтләрне өзү. Кемнәр беләндер ачылышлы булырга да туры килә. Р.Кәрами. Билгеле, өлкән дусты белән ачылышлы булу Маннурның җанын шактый кыерсытты. М.Хәсәнов. Эче тулы вәсвәсәдән юньле йокы күрмәгәнгә, сеңлесе Зәкия белән сүзгә килеп, ачылышлы булганга, Бибиҗамал апа ялыккан һәм йончыган иде. Ш.Хөсәенов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә