АЧЫЛЫ’-ТӨЧЕЛЕ с. 1. 1) Ачы һәм төче тәмнәрдәге. Өстәл ачылы-төчеле нигъмәтләр белән тулы

2) Каты һәм йомшак, тупас һәм ягымлы. Ачылы-төчеле сүз

2. рәв. мәгъ. күч. Тупас та, йомшак та кыланып, төрле сүзләр әйтеп. Ачылы-төчеле сөйләшү

Ачылы-төчеле булу Вакыты-вакыты белән ачуланышу. Ачылы-төчеле яшәү Тигез, тату яшәмәү, ачуланышып та алу. Ачылы-төчеле яшәү, иртәме-соңмы, бөтен кешене дә туйдыра



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә