АЧЫЛУ ф. 1. 1) төш. юн. к. ачу I (1–9, 13, 14, 18 мәгъ.). Капкачы ачылган үтүктән утлы күмерләр бөтен бүлмәгә диярлек чәчелде. К.Йосыпов. Аш алыштырылды: бәлеш чыкты, өсте ачылды. Г.Исхакый 2) Күз алдында булу, киңәеп күренү. Айҗан үренә менеп баскач, каршыларында искиткеч манзара ачылды. Хәйдәр // Күз алдына басу, күз алдына килү 3) Төзәлмәү, яңадан начарлану, көчәю, төзәлүдән туктау. – Яраң ачылдымы әллә? – Ачылмады ачылуын, аз гына сыкрап тора. Р.Ишморат 4) Үсемлекләрнең яфрак яруы, чәчәк атуы турында. Чәчәкләргә шунда ук җан керә, яфраклары күтәрелеп, таҗлары ачыла. М.Хуҗин 5) сөйл. Чистару, агару, пычрактан арыну, үз төсенә кайту (кер һ.б.ш. нәрсәләр турында). Ләкин шул чәй, шул ачылган самавыр, шул ялтырап торган чынаяклар тагы аңар карчыгыны исенә төшерде. Г.Исхакый 6) Башлану. Энҗенең тормышында кичә яңадан якты сәхифә ачылганы инде бәхәссез иде. Г.Тавлин 7) Болытлардан арыну, аязу. Әллә нидә бер генә бөтен тирә-юньне болыт каплап, иләктән генә вак яңгыр сибәләсә дә, икенче көнне үк көн ачылды. Г.Исхакый 8) Җирнең – кардан, елганың боздан арынуы турында. Ишек төбендә чыпчык эчәрлек су җыела башлау белән, авыл өстендәге Ясмык тавы кардан ачыла. Х.Хәйруллин 9) күч. Яктыру, ачыклану (уй, фикер турында). Саф һавага чыккач, уйлары ачылгандай булды 10) күч. Күңеле, кәефе күтәрелү, көләчләнү. Ул тагы ачылды, тагы кунакка килде. Г.Исхакый 11) күч. Яхшыру, рәтләнү, рәтләнеп китү. Аппетит ачылу 12) күч. Таралу, бетү, үтү. Тәне җиңеләйгән, ул әле һаман оча кебек, йокысы тәмам ачылган, күңеле, әлеге гаҗәеп төштәгечә, биеккә-биеккә очу тәэсиреннән канатланган. Г.Әпсәләмов 13) күч. Кемгә яки нәрсәгә дә булса киртә, каршылыклар бетү турында (мөмкинлек, юл һ.б.ш. сүзләр белән килә). Нихәтле күп продукция бирсәк, шулхәтле безгә иркен сулыш алырга мөмкинлек ачыла. Ш.Камал. Бәлки, иртәгә юлым ачылыр да, бәлки, тагын рәхәт-рәхәт яши башлармын. Г.Камал 2. ачылып рәв. мәгъ. 1) Ачыктан-ачык, эчкерсез, бернәрсә дә яшермичә. Женя Илфатның, төпченеп, хәл-әхвәл сорашуына ихлас күңелдән сөенеп, барысын ачылып сөйләде. Б.Камалов. Үзе нинди мәгънәле итеп әйтте бит: ник ачылып сөйләшмисең, ник елмаймыйсың, әллә безне тиңсенмисеңме, янәсе. Ш.Маннур 2) Билгеле булып, ачыкланып. Искәндәр, контрреволюцион эше ачылып, кулга алынды. Г.Нигъмәти 3) күч. Ачык, якты чырай күрсәтеп Ачыла тору Акрынлап ачылу; торган саен ныграк ачылу. Шәрәфи сөйли, аның алдында авыл белән каланың багланышлы моментлары ачыла торалар. Г.Ибраһимов Ачылып алу Азга гына, берникадәр вакытка ачылу. Әллә аз гына вакытка тавышы ачылып алдымы – хәзергәчә үзем дә төшенмим. М.Хуҗин Ачылып бетү Тулысынча, ахырына кадәр ачылу. Йокыдан иртә тору сәбәпле, җир күрсәтергә барганда башымны җыя алмасам да, кайтырга чыкканда, кәеф тәмам ачылып беткән иде. Г.Исхакый Ачылып китү Кинәт ачылу. Әлбәттә, бу палатаның ишеге үзеннән-үзе ачылып китәргә тормыйдыр. З.Фәтхетдинов. Су – бер сулышлык сүз. «С» – көмеш аваз, чыңлап ачылып китә. М.Галиев. Хәлим, кайтырга кирәк инде, килмәс, дип, мич куышыннан аякчуларын алып чыгарга торганда, капка әкрен генә, бер дә шыгырдамыйча гына ачылып китте. Г.Гобәй Ачылып яту Ачылган хәлдә булу. Бердән, күзе күршесендәге Үлмәснең ялтырап ачылып ята торган күзенә очрады. Г.Исхакый |