АЧЫ’К-ТИШЕК с. 1. сөйл. Искереп, тузып, тишелеп беткән; тишек-тошык 2. җый. и. мәгъ. 1) Билгеле бер нәрсәләрдәге (каралты, җиһаз, кием-салым һ.б.ш.) ватылып ачылган-тишелгән, ертылган-сәләмәләнгән урыннар 2) күч. Җитмәүчелек, мохтаҗлык ◊ Ачык-тишекне ямау 1) Ватылган, ачылган-тишелгән, ертылган-сәләмәләнгән урыннарны рәтләү, ямау, иске-москыны төзәтү, ямаштыру; 2) Матди җитмәүчелекне нинди дә булса юллар белән рәтләү, каплау, бетерү |