АЧЫКТА’Н-АЧЫК с. 1. Яшерен булмаган, күренеп торган, җәелеп яткан, билгеле. Ачыктан-ачык ялган 2. рәв. мәгъ. 1) Яшермичә, бар кеше алдында. Безнең бюро анда ачыктан-ачык эшли. З.Фәтхетдинов 2) Кыенсынып тормыйча, оятсыз рәвештә. Ул башта, дөнья күргән, күпне белгән адәм, дип, Сабирдан тартыныбрак торса да, моның һәр турыда ачыктан-ачык бәргәнен күргәч, берьюлы үзенең Җаббарлыгына төште дә, табам, үзем табам, дип, бөтен тирә-якның кызларын саный башлады. Г.Ибраһимов 3) Бик яхшы, ачык күңел белән, ихластан |