АЧЫКЛЫК II и. 1) Билгеле бер нәрсәнең мәгънәсенә, торышына карата – аңлаешлылык, аныклык. Көтеп-көтеп тә, Сәгыйрь авызыннан «а» ягына да, «б» хәрефе тарафына да җылы сүз чыкмагач, кыз томанлырак әйтелгән кинаяләренә ачыклык кертергә булды. Т.Галиуллин

2) Ачык, якты төсләр. Басыйрның җәенке табак битендәге кабарынкы кашлары мөгез ясап биешеп алды, йөзенә бераз ачыклык биреп, киңчә сирәк тешләре ялтырап китте. Н.Хәсәнов

3) Болытсызлык, аязлык

4) Нәрсә дә булса калдырган эз, тамга һ.б.ш. ачык булуы күренеп-беленеп торган галәмәтләр

5) Ягымлы булу, мөлаемлык, ачык йөзлелек. Бу кешедә ачыклык күрмәде, ниндидер яшертенлек сизде. Н.Хәсәнов. Аннаның ачыклыгы, тәмле кофены оста итеп ясап бирүләре вә чәй янындагы сыйлар шул фәлсәфәләрне оныттырды. Г.Исхакый. Мондый риясыз ачыклыкка өйрәнмәгән Сәгыйрь тәмам югалып калды. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә