АЧЫКЛЫК I и. 1. 1) Ябылмаган, капланмаган, томаланмаган булу, ачык булу. Биектән, түбәдәге зур ачыклыктан, бүлмә эченә, бөркелеп, яктылык төште. Н.Фəттах 2) Урмансыз, агачсыз урын, алан, аланлык. Урман алдындагы ачыклыкка бура бурап куйганнар. З.Хөснияр. Бәрелә-сугыла шулай бераз баргач, калкулык кебек җиргә менеп җиттеләр һәм ачыклыктан аска карадылар. Ф.Бәйрәмова 3) Ачык урын, бушлык, аралык. Болыт арасыннан, ара-тирә, ачыклыклар күренеп китә. М.Юныс 4) Билгеле бер нәрсәләр арасындагы ярык, бушлык, аралык 5) Бер яки берничә әйбер арасында нәрсә дә булса сыярлык урын, аралык. Асаф ишкәккә үзе утырды һәм әле бер якка, әле икенче якка, алга, артка тартылып карады, су сай, бер якта да үтеп китәрлек ачыклык юк иде. Р.Батулла 2. с. мәгъ. Ачык булган, ябык булмаган, томаланмаган; күз күреме еракка төшәрлек булган, беленеп торган. Бер ачыклык җирдән каравылчы безне күрде дә аты белән безгә таба килә башлады. М.Гали |